«Яңа ел могҗизалары»: иҗади остаханә (0+)
23
Декабрь 2022
Җомга
22 декабрь көнне, иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел алдыннан, 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Яңа ел могҗизалары» дигән иҗади остаханә уздырды. Балалар 2023 ел символы – шаян куянны ясады. Алар бу эшне бик тырышып башкарды, шулай ук әлеге йомшак җәнлек телгә алынган шигырь һәм хикәяләрне искә төшерде. Нәни кунакларыбыз бик матур һәм күңелле аппликацияләр әзерләде, ә чара һәркемгә уңай хис-кичерешләо һәм яңа ел кәефе бүләк итте!
|